Элвин Грей - Йолдызым

Исполнитель:Элвин Грей
Название:Йолдызым
Размер:9.23 МБ
Качество:320 кбит

Слушать онлайн:
Текст песни:

Текст песни Элвин Грей - Йолдызым:

Нурлы йолдыз балкый офыкта
Күңелемне өреп җылыта
Нурга күмә минем салкынча күгемне

Мин дә аңа шулай тартылам
Йолдызым, дип аңа талпынам
Бәхетлегә санап яшим мин үземне
Җырга салдым йөрәгем хисемне

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә

Күзләреңә бар дөнья сыйган
Җиһанның җылысын ул җыйган
Йөрәгем тибешен сиңа багышлаем

Күңел күгем нурым, йолдызым
Тормышымда тиңсез аккошым
Син язмышым минем, Сөюем чаткысы
Синдә генә гомер агышым

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә

Һәр сулышың шундый кадерле
Сөя алмам башка беркемне
Тик синең яныңда миңа шундый рәхәт

Икәү барсак тормыш юлыннан
Кулларыңны алмый кулымнан
Булганыңа җирдә, туганыңа рәхмәт
Күңелем йолдызы син кирәк

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә

Сүнмә генә минем йолдызым
Сүнмә, гомерләр үтсә дә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә
Син язмышым, син табышым
Син кирәксең яратып яшәргә
Син кирәксең яратып яшәргә
Показать полностью

Mp3zvuk.ru - музыкальный портал

Скачать песни бесплатно, без регистрации на нашем сайте Mp3zvuk.ru. Только новые и самые популярные песни этого года.

Использование файлов cookie
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie, которые обеспечивают правильную работу сайта.
Подтверждаю
Подробнее